"Чишмә" үзәге педагогы балаларны торцевание техникасы белән таныштырды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

28 мартында Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Гайнетдинова торцевание  технологиясе буенча чираттагы дәресен үткәрде.

Дәрес авыл җирлегенең социаль участогында урнашкан балалар бакчасында 6-7 яшьлек балалар арасында үткәрелде. Дәрес декоратив гамәли иҗат өлкәсендә күнекмәләр алуга һәм сәнгать сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Әлеге дәрес балаларны торцевание техникасы белән таныштырды, балалар төркемнән ясалган кул эшләнмәләрен " Болын чәчәкләре" дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International