Әлмәт мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юнәлеше буенча эшкә урнашкан инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан Татарстан бюджетыннан субсидия алу өчен "Татнефтепроводстрой" СФ АҖ нең гаризасын тикшерү буенча комиссиясе утырышы узды.
Гаризаларны һәм аңа кушып бирелгән документларны карау нәтиҗәләре буенча комиссия "Татнефтепроводстро" СФ АҖ нең гаризасын "Эш бирүчегә Татарстан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юлламасы буенча эшкә урнаштырылган инвалид хезмәте өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан бюджетыннан субсидия бирү тәртибе"нең 3нче пункты белән билгеләнгән таләпләргә туры килә дип таныды. Килешү проекты эш бирүчегә имза куярга җибәрелде.
Эш бирүче тарафыннан тәкъдим ителгән документлар нигезендә 1 инвалидны эшкә урнаштыру планлаштырыла.