Чаллылар "Язгы игелек атнасы"на кушылды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе уңаеннан 20нче апрельдә Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшка” үзәгендә донорлык турында әңгәмә оештырылды.

Әңгәмә ирекле һәм түләүсез донорлыкны пропагандалау максатыннан узды. Тәрбияче А.Борисова "Тормыш елгасы" исемле коллектив иҗади эш оештырды. Донор - башка берәүнең гомерен саклап калу өчен үз канын биргән кеше булуы турында әтрафлы итеп сөйләде.

Ә аннары балалар кәгазьдән кызыл кан тамчыларына охшаган шаблоннарын өзгәләү аппликация ысулы белән ясады һәм "Тормыш елгасы"на  ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International