Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Чиста йорт, чиста ишегалды" акциясе игълан ителде.
Социаль хезмәткәрләр тарафыннан йорт һәм йорт территорияләрен җыештыру буенча акция ел саен үткәрелә. Алар башкарган гамәлләре белән булышып кына калмый, ә ветераннар һәм пенсионерларның кәефләрен дә күтәрә, аларга яшәү дәрте өсти.
Социаль хезмәт алучыларның барысы да социаль хезмәт күрсәтүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерә.