"Ышаныч" үзәгендәгеләр журналистика һөнәре белән танышты

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге "Эфир" телекомпаниясенә экскурсия оештырды. Балалар профессионал эшчәнлекләре телевидение белән бәйләнешле кешеләрнең һөнәрләре белән якыннанрак танышты.

Сәнгатьнең иң яшь төре - телевидениенең халык арасында популярлыгы зур һәм кешеләр тормышында ул әһәмияте роль уйный.

Җәмәгатьчелек белән элемтә  белгече Люция Карпованы балалар игътибар белән тыңлады, алар  яңалыклар бүлегендә, павильоннарда булдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, тележурналистлар тормышы турында кызыклы очраклар, кадрга кермәгән мәзәк хәлләр ишеттеләр.

Телевидение – XX гасыр фәнни-техник могҗизаларының берсе, әле дә үзенең барлык серләрен ачмаган. Бәлки нәкъ менә экскурсиягә килүчеләр арасында бу өлкәдә гаҗәеп ачышлар ясаучылар булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International