Акватерапия - тернәкләндерү ысулы

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге берничә ел инде акватерапияне тернәкләндерү ысулы итеп куллана. Бу ысул "Арча" спорт комплексы ачылганнан соң мөмкин булды. 

Үзәк карамагындагы балалар атнага ике тапкыр бассейнга йөри. Акватерапия дәресләрендә уен методы киң кулланыла, ул яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Шулай ук балаларны йөзәргә өйрәтәләр, суда кызыклы ярышлар оештыралар. Мондый дәресләр ата-аналар белән берлектә үткәрелә, алар бер үк вакытта йөзәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытуга ирешәләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, су белән дәвалау үзенең нәтиҗәлелеге белән төрле диагнозлы авырулар өчен физиотерапиянең иң еш кулланыла торган ысулы санала.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, акватерапия белән системалы шөгыльләнү баланың сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә, хәрәкәт сәләтен үстерә, психо-эмоциональ халәтен яхшырта, шулай ук балаларда бердәмлек, аңлы дисциплина, оешканлык, ныклык, кыюлык һәм үз көчләренә ышаныч хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International