Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, картлар һәм инвалидлар интернат йортларында язгы өмә чаралары оештырылды.
20 апрель көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә өмә узды. Яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр территорияне узган елгы яфраклардан һәм коры үләннәннәрдән чистартты. Искиткеч һава торышы күтәренке кәеф һәм дәрт өстәде. "Саф һава һәм физик эш - сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы ысулы", - дип билгеләп үтте өлкәннәр һәм инвалидлар.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре һәм интернатта яшәүчеләр дә язгы өмәдән читтә калмады. Алар бердәм булып бина яныннындагы территорияне җыештырды.
22 апрельдә Яр Чаллының "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дә өмә оештырды.