Узган шимбәдә 3 меңнән артык казанлы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

20 апрельдә Казанның мәшгульлек үзәге тарафыннан эш эзләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Ярминкә "Мега" сәүдә үзәгендә оештырылды. Анда шәһәрнең 28 предприятиесе катнашты.

Ярминкә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләде. Бу вакыт эчендә сәүдә үзәгендә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары хезмәт күрсәтү, шул исәптән пенсия фонды мәсьәләләре буенча 1591 консультация ала алды. Хезмәт законнары, профориентация буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Компьютер базасында стендларда 16228 вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Ярминкәгә килүчеләргә предприятие-катнашучыларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, алар тәкъдим иткән вакантлы урыннарда барлык эш шартларын сөйләшергә һәм алга таба эшкә урнашу өчен юллама алырга мөмкин булды.

Гомумән алганда, вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 3105 кеше катнашты, шуларның 176сы эш урыннарына юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International