ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Яр Чаллының  "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка  Россия Федерациясенең спорт мастеры, ралли - рейдларда күп тапкырлар җиңүче, команда пилоты Андрей Каргинов килде.                                                                       

Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендәге инвалид балалар һәм аларның ата-аналары  өчен медиа куркынычсызлык буенча махсус дәресләр тәкъдим ителә. Бу дәресләр уен формасында, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла.

019 елда биш көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5 һәм 9, 10, 11, 12 май ял көннәре булып санала. Эш көне 30 апрельдә һәм 8 майда бер сәгатькә кыскара.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

29 апрельдә Спас районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге  эш эзләүче гражданнарны вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсе 9:00 сәгатьтә Болгар шәhәре, Хирург Шеронов урамы 21 нче йортта оештырыла.

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова 14 кешедән торган өлкән төркем балалары белән "Игенче һөнәре" темасына ачык дәрес үткәрелде.

Казанның Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен "Язгы игелек атнасы" республика акциясе уңаеннан " Макдоналдс" компаниясе белән берлектә оештырылган хәйрия чарасы узды.

Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, картлар һәм инвалидлар интернат йортларында  язгы өмә чаралары оештырылды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге берничә ел инде акватерапияне тернәкләндерү ысулы итеп куллана. Бу ысул "Арча" спорт комплексы ачылганнан соң мөмкин булды. 

Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге "Эфир" телекомпаниясенә экскурсия оештырды. Балалар профессионал эшчәнлекләре телевидение белән бәйләнешле кешеләрнең һөнәрләре белән якыннанрак танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International