Министр Казанда яшәүче фашист концлагерьларының элеккеге тоткынын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ветеранга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән открытка, шулай ук бүләк җыелмасы тапшырды.
Ведомство башлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу барышында Зинаида Григорьевна үзенең авыр балачак тарихы белән уртаклашты, гаиләсе турында сөйләде.
Ул чагында Зинаидага нибары 4 яшь була. Авыр чорларны үз башыннан кичергән Зинаида Григорьевна сугыш елларын хәзердә хәтерендә саклый. Бала чагы дәһшәтле елларга туры килгән ханым әнисен, туганын сагынып искә ала.
Тормыш михнәтләре кичергән хатын министрга үзенең авыр балачагы турында җентекләп сөйләде, уй-кичерешләре белән уртаклашты.
Министр ветеранга рәхмәт белдерде һәм хәзерге буынга Бөек Җиңү турындагы истәлекне саклап калу мөһим булуын ассызыклады. Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстанда 167 элеккеге концлагерь тоткыннары яши, дип белдерде.