22 апрельдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 аперелендә кабул ителгән 272 нче номерлы “2019-2021 елларда Татарстан Республикасында "Демография" милли проектының “Олы буын” федераль проекты кысаларында пенсиягә чыгу яшендә булган затларны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны гамәлгә ашыру чаралары турында” карары үтәлү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шәһәрнең 4 предприятиесе вәкилләре катнашты.
Катнашучыларга 2019 елда пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарны укытуны оештыру һәм үткәрү турындагы мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү һәм әлеге чарага субсидия бирү нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләре каралды.