Күпләп һәм ваклап сату һәм автотранспорт чараларын һәм мотоциклларны ремонтлау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы "Азимут" ПКФ ҖЧҖ 5 хезмәткәренә 464,9 мең сум әҗәтен кайтады.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 22 бала арасында "Самоцветы России" дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре шәһәрнең үзәк стадионында "Дуслык әйлән-бәйләне" дигән чара уздырды.
Питрәч муниципаль районы “Кайгырту” халыкка компекслы социаль хөзмәт күрсәтү үзәгендә 6 июнендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы һәм психологы “Имин җәй” дигән чара үткәрде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.
5 июньдә Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча Бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
"Салават күпере" җәйге сәламәтләндерү лагере эше уңаеннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында мода конкурсы булып узды.
Быелның май аенда Бөгелмә муниципаль районы территориаль ведомствоара комиссиясе тарафыннан "Бөгелмә УТТ" һәм "ТНГ-Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә пенсия алды яшендәгеләр белән очрашулар үткәрелде.
6 июнендә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти-әниләр өчен балалар Сабан туе оештырылды.
19-21 июньдә Мәскәүдә ВДНХда төбәк социаль инновацияләр III форумы узачак. Бу социаль проблемалар буенча фикер алышу, социаль өлкәнең инновацион үсеше һәм Россия Федерациясе субъектларының иң яхшы социаль практикалары буенча алдынгы технологияләрне тәкъдир итү өчен иң зур дискуссия мәйданчыгы.