Питрәч муниципаль районы “Кайгырту” халыкка компекслы социаль хөзмәт күрсәтү үзәгендә 6 июнендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы һәм психологы “Имин җәй” дигән чара үткәрде.
Очрашуның максаты - шәхси тормыш иминлеге нигезләрен формалаштыру. Балалар "Таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга" дигән фильм карады. Өдә, урамда, транспортта төрле ситуацияләре турында фикер алыштылар. Анда төрле категория гаиләләрдән кече мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Чара “Балачакның төсле дөньясы” арт-терапия программасы буенча төзелгән "Музыканы буяу" дәресе белән дәвам итте, балаларның ишеткән көйләрен кәгазьдә буяулар белән үзләренең хис-тойгыларны, иҗади сәләтләрен күрсәтте. Яңгыраган музыкадан һәрбер баланың кабатланмас, матур, ачык төстәге сюжеты барлыкка килде.