Мәскәүдә төбәк социаль инновацияләренең III форумы узачак

2019 елның 7 июне, җомга

19-21 июньдә Мәскәүдә ВДНХда төбәк социаль инновацияләр III форумы узачак. Бу социаль проблемалар буенча фикер алышу, социаль өлкәнең инновацион үсеше һәм Россия Федерациясе субъектларының иң яхшы социаль практикалары буенча алдынгы технологияләрне тәкъдир итү өчен иң зур дискуссия мәйданчыгы.

Форум чараларында 30 меңнән артык кеше – хакимият органнары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес, үсеш, фән институтлары, эксперт бергәлеге, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре, шулай ук социаль мөһим мәсьәләләргә битараф булмаган Мәскәү халкы катнашачак.

Форум кысаларында традицион рәвештә инновацион социаль проектлар күргәзмәсе эшләячәк, анда авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды стенды тәкъдим ителәчәк. Чаралар планы белән биредә танышырга була>>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International