Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре шәһәрнең үзәк стадионында "Дуслык әйлән-бәйләне" дигән чара уздырды.
Бәйрәмдә үзара аралашу культурасы, чит гореф-гадәтләргә карата толерантлыкны үстерү, уеннарга, дуслыкка һәм хөрмәт итүгә юнәлдерелгән иде.
Бәйрәм барышында балалар илнең һәм Татарстан халыкларының уеннары белән танышты.
Уеннарны сайлап алуның төп принцибы - гадилек, катнашучыларның барлык категорияләре өчен дә уңайлы булуы иде. Тәрбияләнүчеләр өчен иң мөхиме – каршылыкларны җиңү, биремнәрне уңышлы үтәү. Музыка һәм изгелек теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле, ә күңел җылысы һәм дустанә мөнәсәбәт, могҗиза тудыра.
Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да зур кызыксыну һәм азарт белән уеннарда катнашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар үз илеңә карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм дуслык хисләре тәрбияли. Россия территориясендә яшәүче халык һәм аларның гореф-гадәтләре турында белемнәрен киңәйтә.