"Астра" тернәкләндерү үзәгендә Сабан туе

2019 елның 7 июне, җомга

6  июнендә Алабуга муниципаль районындагы "Астра"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти-әниләр өчен балалар Сабан туе оештырылды.

Бәйрәмне балалар коллективы ачып җибәрде. Татар бию көенә бөтен балалар бер түгәрәккә җыелды. Алып баручылар анда балалар белән төрле милли уеннар уйнады: чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, җитезлектә ярыштылар.

Барлык катнашучылар баллы призлар белән бүләкләнде. Бәйрәмдә 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International