Быелның май аенда Бөгелмә муниципаль районы территориаль ведомствоара комиссиясе тарафыннан "Бөгелмә УТТ" һәм "ТНГ-Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә пенсия алды яшендәгеләр белән очрашулар үткәрелде.
Анда мәшгульлек үзәге директоры, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы, Россия Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шулай ук эш бирүчеләр администрациясе вәкилләре катнашты.
Оештырылган чараларда пенсия алды яшендәге 100дән артык кеше килде.
Бөгелмә муниципаль районы территориаль ведомствоара комиссиясе әгъзалары укуга, пенсия билгеләүгә һәм башка темаларга кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.
Мәшгульлек үзәге вәкилләре "Работа в России" порталында теркәлү, резюме калдыру мөмкинлекләре турында да сөйләделәр, очрашуда катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын саклау турында искәрмә язулары да таратылды.