Чаллы оешмасы хезмәт хакы буенча өлешчә бурычларын кайтарды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан предприятиедә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Күпләп һәм ваклап сату һәм автотранспорт чараларын һәм мотоциклларны ремонтлау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы "Азимут" ПКФ ҖЧҖ 5 хезмәткәренә 464,9 мең сум әҗәтен кайтады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International