"Салават күпере" җәйге сәламәтләндерү лагере эше уңаеннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында мода конкурсы булып узды.
Модельләр һәм модельерлар ролендә өлкән һәм урта төркем кызлары чыгыш ясады. Кече кызлар өчен коллекцияне отряд вожатае оештырды.
Конкурска таләпчән жюри бәя бирде. Мода бәйгесендә катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашты. Алар яңа тәҗрибә алды, иҗади сәләт ачтылар, үзләрен күрсәтә белүләрен билгеләп үттеләр.