5 июньдә Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча Бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Чарада яклаучы Марина Җиһангирова, суд приставы-башкаручы Регина Сираева, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының "Кайгырту" идарәсе белгече Хәмидә Салиева, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге әйдәп баручы инспекторы Регина Аймәтова катнашты.
Барлыгы 3 балигъ булмаган бала тәрбияләгән, элеккеге ирләре алимент түләми торган хатын-кыз кабул ителде. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде.