7 апрель көнне Ютазы районында Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Кичә Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ял көне СМОГУ-турлары» проекты җитәкчесе Марат Ильясов үз командасы белән булды.
7 апрель көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Күп функцияле гаилә үзәге белгечләре хатын-кызлар консультациясендә күчмә очрашу үткәрделәр. Чараны Йөкле хатын-кызлар р көненә багышладылар.
Татарстан Республикасында 6 апрельдән 12 апрельгә кадәр уза торган Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты. Чаралар Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәтенең «Инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру» проекты Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең тормыш хәлләре буенча карарлар проектлауның Бердәм технологиясе акселераторы җиңүчесе булды.
7 апрель көнне Әлмәт районының Күп функцияле гаилә үзәгендә «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен чара узды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар Бөтендөнья сәламәтлек көненә кушылды. Учреждение активистлары белән иртәнге зарядка үткәрделәр. Шулай ук интернат-йорт «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылды.
«Менталь сәламәтлек» Идел буе федераль округы проектын гамәлгә ашыру һәм «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен экологик культураны формалаштыру чарасы оештырдылар.
Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендәге яшьләр белән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылды.