Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылды.
Чара кысаларында үзәк белгечләре тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар өчен уртак спорт зарядкасы үткәрделәр. Зарядка физик активлык кына түгел, ә бердәмлек һәм сәламәтлек турында кайгыртуның чын бәйрәменә әверелде. Катнашучылар бик күп якты хис-кичерешләр алдылар һәм актив яшәү рәвешенә таба мөһим адым ясадылар.
«Сәламәтлек турында кайгырту кечкенәдән – беренче адымнардан башлана», – дип уртаклашты физик культура буенча инструктор Наталья Ябурова.