«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә катнашты

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 6 апрельдән 12 апрельгә кадәр уза торган Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты. Чаралар Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.

7 апрельдә үзәк базасында хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучылар өчен иртәнге зарядка оештырылды. Катнашучылар сәламәтлекне ныгытуга, физик активлыкны арттыруга һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән күнегүләр комплексы башкардылар.

Катнашучыларның күбесе спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International