Әлмәттә Күп функцияле гаилә үзәгендә балалар өчен чара узды

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

7 апрель көнне Әлмәт районының Күп функцияле гаилә үзәгендә «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен чара узды.

Дәрес социаль-көнкүреш тернәкләндерү кабинетында узды һәм кухня кирәк-яракларын куркынычсыз куллануның күнекмәләренә, гади кулинария ризыклары әзерләү күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелде.

Үзәк кунаклары төрле бутербродлар әзерләделәр, сәламәт туклану, өстәл бизәүнең төп принциплары турында белделәр һәм әзерләү процессыннан ләззәт алдылар.

Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International