Кичә Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ял көне СМОГУ-турлары» проекты җитәкчесе Марат Ильясов үз командасы белән булды.
Биредә яшәүчеләр өчен бай программа оештырылган иде: шашка, шахмат һәм домино буенча турнирлар, бармак гимнастикасы һәм тренировкалар, видеоэлемтә аша аралашу сеансы. Чара катнашучыларга уңай эмоцияләр, сәламәтлеккә файда китерде.
«Ял көне СМОГУ-турлары» проекты Президент грантлары фонды биргән Россия Федерациясе Президенты грантына гамәлгә ашырыла.