Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәтенең «Инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру» проекты Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенең тормыш хәлләре буенча карарлар проектлауның Бердәм технологиясе акселераторы җиңүчесе булды.
Проект кысаларында мәшгульлек хезмәте порталында элек хөкем ителгән МХО катнашучыларын эшкә алырга әзер хезмәткәрләр базасы, шулай ук «МХО катнашучылары өчен эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итү» бүлеге булдырылган. «Минем бизнес» үзәге белән берлектә МХО катнашучыларын ташламалы кредитлау программасы, гражданнар һәм белгечләр өчен инструкцияләр эшләнгән, хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен уникаль төбәк сервислары сынап каралган.
Күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге инде саннар белән раслана: инвалидлыгы булган МХО ветераннары арасында эшкә урнашу проценты 60 % тан 68 % ка кадәр үсте, ә ел ахырына 80 % күрсәткеченә җитү планлаштырыла. Гражданнарның кадрлар үзәге белән үзара хезмәттәшлектән канәгатьлек өлеше 20 % ка арткан һәм бүген 75 % тәшкил итә.
Киләчәктә уңышлы җайлашкан МХО катнашучылары арасыннан Остазлар институтын булдыру һәм үзара хезмәттәшлекнең уен формаларын һәм реаль тормыш ситуацияләрен модельләштерүне үз эченә алган психологик ярдәм күрсәтүнең бердәм методикасын эшләү планлаштырыла.