7 апрель көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Күп функцияле гаилә үзәге белгечләре хатын-кызлар консультациясендә күчмә очрашу үткәрделәр. Чараны Йөкле хатын-кызлар р көненә багышладылар.
Үзәк белгечләре очрашуда катнашучылар белән әнинең җәмгыятьтәге роле турында сөйләштеләр, учреждениенең функцияләре һәм яшь гаиләләр өчен Күп функцияле гаилә үзәге күрсәтә торган хезмәт төрләре турында сөйләделәр. Үзәк базасында уңышлы эшләүче яңа туган сабыйлар өчен җиһазларны прокатка алу пункты турындагы мәгълүмат аеруча кызыксыну уятты.