«Менталь сәламәтлек» Идел буе федераль округы проектын гамәлгә ашыру һәм «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен экологик культураны формалаштыру чарасы оештырдылар.
«ЭкоЛаб» компанияләр төркеменең социаль проектлар җитәкчесе Гүзәл Красноперова экологиянең гамәли мәсьәләләре турында сөйләде, пластикны ничек эшкәртергә һәм аннан яңа материаллар ясарга икәнен күрсәтте. Катнашучылар үзләре пластик капкачлардан магнитлар ясады.
Бу арт-терапия иҗатны үстереп кенә калмый, менталь тайпылышлары булган кешеләргә үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга, ә җәмгыятькә ачыграк һәм ярдәмчелрәк булырга ярдәм итә.