11 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивале старт алды. 12 апрельгә кадәр ВДНХ киңлегендә экспертлардан 150дән артык мастер-класс, эре эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү тестлары, викториналар, экскурсияләр, белем бирү программалары презентацияләре узачак. Фестивальнең төп максаты – заманча хезмәт базарының күптөрлелеген күрсәтү, булачак һөнәр яки беренче эш урынын сайлаган яшьләргә оптималь вариантны сайларга ярдәм итү.
Яшел Үзән оборона комплексы предприятиеләрендә 200дән артык вакансия бар. Вакансияләр ярминкәсе 16 февральдә шәһәр мәшгульлек үзәгендә узды.
30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге һәм эш бирүчеләрнең йомгаклау очрашуы булды.
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе уза. Эш эзләүчеләргә 15 эш бирүче вакансияләрен тәкъдим итә.
Иртәгә сәгать уннан уникегә кадәр Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча узачак.
Иртәгә, 24 гыйнварда, Татарстан башкаласында вакансияләр ярминкәләре узачак. Эш эзләүчеләр актуаль вакансияләр турында мәгълүмат, эшкә урнашу өчен юллама, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультация ала алачак. Килүчеләр өчен барлык хезмәтләр дә бушлай.
25 гыйнварда, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
25 гыйнварда Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча узачак.
Кадрлар кытлыгы шартларында мәшгульлек хезмәте эшендә өстенлекләр эш бирүчеләргә кадрлар җәлеп итү мәсьәләләрендә хезмәт күрсәтү ягына үзгәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрьдә «Мега» сәүдә үзәгендә Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте ел саен оештырган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.