ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 44 926 берәмлекне тәшкил итте.

Югары Ослан районының яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева гражданнарны кабул итте.

«Өйдә көтәләр» иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге балалар, аларның ата-аналары һәм тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре өчен маскировка челтәрләре ясау буенча дәресләр үткәрә. Тәҗрибәле осталар маскировка челтәрләрен үрү сәнгатенең нигезләрен күрсәтәләр, дөрес технологияне үтәү кирәклеген аңлаталар.

Стратегик инициативалар агентлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм өлкәсендә иң яхшы инклюзив практикаларны конкурс буенча сайлап алуга нәтиҗә ясады. 18 җиңүче арасында – «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Үсеш үзенчәлекләре булган балаларга иртә ярдәм күрсәтү» программасы.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында оешуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.

«Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөгелмәнең битараф булмаган волонтерлары белән берлектә көрәшчеләр өчен хуш исле чәй әзерләде. Бу инициатива җәмгыятьнең уртак максат өчен берләшүенең тагын бер ачык мисалы булды.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль-хокукый навигаторның «Мин – кеше» өстәл уеныннан файдаланып төркемле дәрес узды. Аны социаль педагог Алена Овсейчик оештырды. Уен үзен хокукка каршы гамәлләрне профилактикалау һәм яшүсмерләрдә социаль җаваплылык хисе тәрбияләүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте.

2025 елның июнендә Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге яңа тернәкләндерү җиһазы – «Корвит» аппараты сатып алды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Халыкара яшьләр көненә багышланган «Җылылык бүләк итәм» акциясенә кушылдылар. Бу вакыйга алар өчен үзләренең җылы һәм уңай яклары белән тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече һәм социаль педагог яшүсмерләр клубы базасында наркоманияне, алкогольгә бәйлелекне һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International