«Апрель» үзәгенең иртә ярдәм проекты конкурс сайлап алуында җиңүче булды

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм өлкәсендә иң яхшы инклюзив практикаларны конкурс буенча сайлап алуга нәтиҗә ясады. 18 җиңүче арасында – «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Үсеш үзенчәлекләре булган балаларга иртә ярдәм күрсәтү» программасы.

Программа учреждение директоры Наталья Трифонова җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

Иртә ярдәм – үсешләре бозылган яки барлыкка килү куркынычы булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен хезмәтләр комплексы ул. Ярдәм никадәр иртәрәк башланса, баланың уңышлы адаптациясенә һәм социализациясенә шанслар шулкадәр югары. «Апрель» үзәге программасы 0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларның махсус ихтыяҗларын ачыклауга һәм аларны белгечләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән: психологлар, логопедлар, дефектологлар, неврологлар һәм тернәкләндерүчеләр белән.

Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән «Апрель» үзәге проектны федераль дәрәҗәдә алга этәрәчәк, партнерлар эзләүдә, административ киртәләрне җиңүдә ярдәм, практиканы Россиянең башка төбәкләрендә киңәйтү мөмкинлеге алачак.

Конкурста җиңү ярдәмне киңәйтергә һәм тернәкләндерүнең яңа методикаларын кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International