Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне дәвам итәләр

2025 елның 12 августы, сишәмбе

«Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөгелмәнең битараф булмаган волонтерлары белән берлектә көрәшчеләр өчен хуш исле чәй әзерләде. Бу инициатива җәмгыятьнең уртак максат өчен берләшүенең тагын бер ачык мисалы булды.

«Яңарыш» балалары үз остазлары җитәкчелегендә чәй төрү процессына чын күңелдән кушылдылар. Чәй янына конфетлар да өстәделәр.

Чәй һәм тәм-томнар – азык-төлек кенә түгел, ә Бөгелмә халкының ихлас рәхмәт символы. «Яңарыш» тәрбияләнүчеләре мондый гади, ләкин мөһим игътибар билгеләре геройларга аларны хәтерләүләрен, яратуларын һәм өйдә көтүләрен тоярга ярдәм итәр дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International