Әлмәттә «Без сәламәтлекне сайлыйбыз» дигән дәрес узды

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече һәм социаль педагог яшүсмерләр клубы базасында наркоманияне, алкогольгә бәйлелекне һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча дәрес үткәрделәр.

Лекция тыңлаганнан соң, балигъ булмаган балалар начар гадәтләре турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук сәламәтләндерү зарядкасы ясадылар. Чара ахырында балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында күрсәтмә агитация материаллары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International