ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы махсус хәрби операция ветераны Рәсүл Таспенов Министрлык эшен өйрәнүне дәвам итә. Бүген ул территориаль органнар һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәдә булды, анда тармак эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр каралды.

«МАФ СТУДИО» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 255,514 мең сум түләгән.

Алабуга районы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре озак вакытлы карау системасы кысаларында Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбендә практик дәрес үткәрделәр. Чарада Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре катнашты.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга ведомствоара обходларны дәвам итәләр.

«Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә әһәмиятле вакыйга – «Үзеңә уңай мөнәсәбәт формалаштыру» махсуслаштырылган психологик тренингы узды. Чараны социаль педагоглар Алена Овсейчик һәм Марта Камалова психолог Наталья Камельянова белән берлектә, катлаулы тормыш шартларын җиңүдә ярдәм кирәк булганнар өчен махсус оештырды.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Уен терапиясе» технологиясен актив кулланалар. Бу инновацион методика «Гаилә» милли проекты кысаларында кулланыла, ул шул исәптән социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Адан Яга кадәр закон» хокукый уены узды.

15–18 сентябрьдә «Сириус» университетында X Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы уздыру планлаштырыла. Төп чараларның берсе – Яшьләр көне, ул 15 сентябрьдә узачак һәм хакимият органнары, тармак компанияләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре өчен тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм коммуникация мәйданчыгы булачак.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә «Интернет нәрсә ул?» дигән дәрес үткәрде.

Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Алия Нигъмәтҗанова һәм Гөлнара Фәйзиева «Юлдаш» төркемендә катнашучылар өчен җәяүле сәфәр оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International