«Шәфкать» үзәге белгече яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча дәрес үткәрде

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль-хокукый навигаторның «Мин – кеше» өстәл уеныннан файдаланып төркемле дәрес узды. Аны социаль педагог Алена Овсейчик оештырды. Уен үзен хокукка каршы гамәлләрне профилактикалау һәм яшүсмерләрдә социаль җаваплылык хисе тәрбияләүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте.

Чарада катнашучыларның бер-берсе белән танышуы һәм үз-үзләренә тиешле бәя формалаштыруга юнәлдерелгән мини-тренинг уздыру каралган иде. Яшүсмерләргә үзләренең көчле һәм көчсез якларын аңлауга, үз-үзеңне анализлау һәм үз-үзеңне рефлексияләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр тәкъдим ителде.

Уен төрле тормыш ситуацияләрен модельләштерү мөмкинлеге бирде, балаларны үз-үзләрен тотышларын дөрес сайлау һәм теге яки бу карарларның нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итте.

Дәрес нәтиҗәләре үзара бәйләнешнең уен формасының югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. Атмосфера дустанә һәм ышанычлы булды, бу исә яшүсмерләрнең шәхси сыйфатларын үстерү өчен уңай шартлар тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International