Министр урынбасары Наталья Бутаева Югары Ослан районында гражданнарны кабул итте

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Югары Ослан районының яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында район халкыннан 6 мөрәҗәгать килде. Сораулар социаль түләүләргә һәм дәүләттән ярдәм чараларына, шулай ук шифаханә-савыктыру юлламалары белән тәэмин итүгә кагылды. Барлык гаризалар контрольгә алынды, ә гражданнарга аларны карау тәртибе аңлатылды.

Наталья Владимировна дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөһимлеген билгеләп үтте һәм яңартылган «Россия эше» үзәге халыкка уңайлы булсын, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләрен хәл итүдә һәркем квалификацияле ярдәм ала алсын өчен булдырылган, дип ассызыклады.

Хакимият вәкилләре белән мондый очрашулар халык соравына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә һәм социаль хезмәтләрнең эш нәтиҗәлелеген күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International