«Кояшлы» үзәгендә яңа тернәкләндерү җиһазының нәтиҗәлелеген бәяләделәр

2025 елның 12 августы, сишәмбе

2025 елның июнендә Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге яңа тернәкләндерү җиһазы – «Корвит» аппараты сатып алды.

Үзәк белгечләре «Корвит» имитаторын нәтиҗәлелеген бәяләү өчен аны балаларны тернәкләндерүдә сынап карадылар. Аппаратның минималь каршы күрсәтмәләрен исәпкә алып, апробациядә төрле хәрәкәт авырулары булган балалар катнашты.

Тернәкләндерү курсыннан соң барлык балалар һәм ата-аналар уңай бәя бирделәр. Ата-аналар билгеләп үткәнчә, балаларның кәефе яхшырган, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте арткан, балалар буш вакытларында актив ял итүгә күбрәк кызыксыну күрсәтә башлаган, бу шулай ук балаларның һәм ата-аналарның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International