ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның ата-аналары өчен Әлмәт шәһәренә сәфәр оештырылды. Чара Россиядә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «көмеш» волонтерлар белән берлектә «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» дигән акция уздырды. Акция барышында волонтерлар 40, 45, 50 һәм аннан да күбрәк ел бәхетле никахта яшәгән парларны котладылар.


19
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Балтач районының Чепья авылыннан Андрей һәм Светлана Андреевлар йортында бәхет башка күп кенә яшь гаиләләрдәгегә караганда берничә мәртәбә күбрәк –әти-әни өч искиткеч ул тәрбиялиләр.

Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Табигать белән гармониядә» гаилә ял көннәре» дигән чара үткәрелде. Чара балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм әйләнә-тирә мохит белән экологик грамоталы хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.


18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен оригами техникасында ромашка ясау буенча мастер-класс уздырдылар.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

16 июльдә Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә гаилә саклагычы ясау буенча мастер-класс узды. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм Россиядә Гаилә елына багышланган.


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» проекты уза. Проект Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, аның символы – ромашка.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Балтач районында бәйрәм чарасы узды. Ул яшь пар Илназ Әсхәдуллин белән Гөлназ Рамазанованың никахын теркәүдән башланды.


9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Илнең төп гаилә бәйрәмендә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ромашка бүләк ит» акциясе узды. Ул социаль хезмәтләр алучыларга гаиләнең әһәмияте, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында искә төшерде.


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International