Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның ата-аналары өчен Әлмәт шәһәренә сәфәр оештырылды. Чара Россиядә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
Әлмәт мавыктыргыч һәм танып-белү ялы өчен идеаль урын булды. Биредә төрле фестивальләр, шәһәр чаралары уза, шуларның берсендә социаль хезмәтләр алучылар да булды. «Каракүз» фестивале – шәһәрдә иң якты мәдәни вакыйгаларның берсе. Ул татар мәдәниятенә, традицияләренә һәм сәнгатенә багышланган.
Шулай ук чаллылылар «Альметрика» мәгариф-фәнни үзәге урнашкан «Альмет» иҗтимагый үзәгендә булдылар. Теләге булган һәркем интерактив җиһазларда мөстәкыйль рәвештә тәҗрибә үткәрә алды.
Яр Чаллы кунаклары «Татнефть» ГАҖ грантлар программасы җитәкчесе Эльмира Газизова белән шәхсән таныша алдылар. Социаль хезмәтләр алучылар «Балта эше остаханәсе» социаль әһәмиятле проектын гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр. Эльмира Өлфәт кызын үз куллары белән ясаган агач әйберләр гаҗәпләндерде. Ул «СтолярКо» проекты җитәкчесе Лилия Ситдыйковага һәм «Ышаныч» үзәге карамагындагыларга киләчәктә уңышлар теләде.