Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен оригами техникасында ромашка ясау буенча мастер-класс уздырдылар.
Мастер-классның максатлары: гаилә, гаилә кыйммәтләре турындагы белемнәрне киңәйтү һәм системалаштыру, иҗади сәләтләрне үстерү.
Балалар бик тырыштылар, пөхтә эшләделәр. Әзер эшләнмәләрне алар әти-әниләренә бүләк иттеләр.
Мастер-класс «Ромашканы кем тизрәк җыяр» эстафетасы белән тәмамланды.