Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Халык уеннары – русларның күңел ачуы» дигән чара узган.
Кичә, 25 май көнне, Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Әбиләребезнең уенчыклары» дип исемләнгән тематик чара узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен социаль тернәкләндерү буенча белгеч Альбина Ганина Городец бизәге буенча мастер-класс үткәрде. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Алтын куллар» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе узды. Социаль хезмәтләр алучыларны төрле декоратив-гамәли иҗат төрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылды.
Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 27 апрель көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара узды. Аны кече төркем тәрбиячеләре О.В. Утробина, Р.Н. Евстигнеева, педагог-психолог Ю.М. Верхотурцева һәм музыка җитәкчесе А.В. Айбашева үткәрделәр.
Ел саен 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч истәлекле чара үткәрде.
25 апрель көнне, Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында, шулай ук «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт алучылары өчен «Халык һөнәрләре» дигән видеопрезентация күрсәтелде. Чара үз халкының мәдәни мирасын кабул итә һәм аны киләсе буынга тапшыра ала торган иҗади шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
20 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бердәмлек бездә» дигән чара узды. Ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Чара социаль хезмәт алучыларда Россия халыклары тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт формалаштыруга, аларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышуга юнәлдерелгән.