«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрчелек хәрәкәте» проектын тормышка ашыралар

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Кичә, 25 май көнне, Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Әбиләребезнең уенчыклары» дип исемләнгән тематик чара узды. Очрашу «Һөнәрчелек хәрәкәте» проектын гамәлгә ашыру һәм һөнәрчелек йорты белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында оештырылды.

Чараның максаты – балаларның рус халык декоратив-гамәли сәнгатенең төрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү һәм халык һөнәрләренең барлыкка килү тарихы белән таныштыру.

Очрашу кысаларында балаларга халык уенчыгы – рус халкының традицион мәдәнияте һәйкәле булып торган мөһим этник элемент, дип сөйләделәр. Балалар Русь вакытында уенчыклар ясау өчен төп материал балчык һәм агач булуын белделәр, шулай ук салам, йон, киндердән ясаганнар. Балалар рус халык уенчыкларының төрләре белән таныштылар: матрешка, городец, дымка, филимон уенчыклары.

Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар үз куллары белән уен курчагын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International