«Өмет утравы» үзәге карамагындагылар виртуаль музейда булдылар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

25 апрель көнне, Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында, шулай ук «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт алучылары өчен «Халык һөнәрләре» дигән видеопрезентация күрсәтелде. Чара үз халкының мәдәни мирасын кабул итә һәм аны киләсе буынга тапшыра ала торган иҗади шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Үзәк хезмәткәрләре хезмәтләр алучылар белән бергә халык һөнәрчелеге виртуаль музеенда булып кайтканнар. Өлкәннәр халык һөнәрләренең үзенчәлекләре, аларның төрләре турында күп яңалыклар белделәр. Чара ахырында өлкән буын вәкилләре үз тарихлары, гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар. Алар шулай ук җирле көнкүреш һәм гореф-гадәтләр турында истәлекләрне саклап кала алган кызыклы әйберләрне күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International