Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Алтын куллар» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе узды. Социаль хезмәтләр алучыларны төрле декоратив-гамәли иҗат төрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылды.
Күргәзмә барышында реабилитантлар үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр һәм тәҗрибә белән уртаклаштылар. Комплекслы реабилитация буенча белгеч төрле халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен башкару технологияләрен күрсәтте: талдан үрү, чүлмәк ясау түгәрәгендә эшләү. Чара барышында катнашучылар яңа белемнәр, күнекмәләр алдылар.
Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, үз куллары белән ясалган матур эшләнмәләрне ясау зур канәгатьлек һәм шатлык китерә, яңа эшләр булдыру теләге барлыкка килә.
Күргәзмәдә 26 кеше катнашты.