«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Бердәмлек бездә» дигән чара узган

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бердәмлек бездә» дигән чара узды. Ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Чара социаль хезмәт алучыларда Россия халыклары тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт формалаштыруга, аларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышуга юнәлдерелгән.

Учреждение психологы «Бу нинди флаг» күнегүен үткәрде, аннары мәкальләр һәм әйтемнәр, риваятьләр, әкиятләр, шулай ук уеннар, гореф-гадәтләр, Россия халыклары бәйрәмнәрен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучыларга кызыклы күнегүләр тәкъдим ителде, ә соңыннан катнашучылар музыка уен коралларында уйнадылар.

Чарада 12 кеше катнашты. Тернәкләнүчеләр халыклар мәдәни традицияләрен, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклап калу мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International