Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Халык уеннары – русларның күңел ачуы» дигән чара узган.
Бәйрәмдә Тимошка һәм Антошка мәзәкләр белән күңел ачтылар, мавыктыргыч һәм күңелле уеннарга чакырдылар.
Мондый чаралар балаларны рус мәдәниятенә җәлеп итәргә, халык уеннарына мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләргә, иҗади потенциалны ачарга, уен буенча партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук хәрәкәтнең координациясен, җитезлекне, реакция тизлеген үстерергә ярдәм итә.