Минзәлә интернат-йортында Туган тел көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Ел саен 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч истәлекле чара үткәрде.

Интернат-йортта яшәүчеләр шагыйрьнең әсәрләрен искә төшерделәр, тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, төрле телләрдә җырлар тыңладылар. Белгеч Габдулла Тукайның авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, кечкенә генә викторина үткәрде. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар «Туган тел» җырын бик теләп башкардылар.

Үткәрелгән чараның максаты – рухи-әхлакый мирас буларак туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International