Югары Ослан интернат-йортында Городец бизәге буенча мастер-класс

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен социаль тернәкләндерү буенча белгеч Альбина Ганина Городец бизәге буенча мастер-класс үткәрде. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.

Альбина Ганина «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенә йөрүче балаларга Городец бизәге турында сөйләде. Аның җитәкчелегендә өлкәннәр тырышып бизәкләр ясады, аларны төрле төскә буяды. Һәрвакыттагыча, иҗат процессыннан барысы да зур ләззәт алды, иҗат җимешләре белән рәхәтләнеп фотога төште.

Белгеч сүзләренә караганда, социаль хезмәт алучылар халык иҗатының төрләре турында күбрәк белергә һәрвакыт әзер тора. Интернат-йорт карамагындагылар бизәкләр һәм төсләр белән экспериментлап, хәтер һәм күзаллауны үстерә, кулларның вак моторикасын ныгыта, уңай эмоцияләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International