Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 27 апрель көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара узды. Аны кече төркем тәрбиячеләре О.В. Утробина, Р.Н. Евстигнеева, педагог-психолог Ю.М. Верхотурцева һәм музыка җитәкчесе А.В. Айбашева үткәрделәр.
Чараның максаты балаларны Удмуртия Республикасының истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, милли ашлары, әкият геройлары, уеннары, җырлары, биюләре белән таныштыру иде.
Тернәкләнүчеләр республиканың тарихын кызыксынып тыңладылар, төбәкнең истәлекле урыннары һәм традицияләре турында белделәр. Чарада катнашучылар милли әкият геройлары белән бергә удмурт музыкасы астында биеделәр, милли уеннар уйнадылар.
Соңыннан балаларны милли ризык – табани белән сыйладылар.