18 нче май көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки эшен алмаштырырга теләгән барлык гражданнарны «РФ Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсе» ФДКУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы – Яшел Үзән районы буенча хәрбиләштерелгән сак бүлеге катнашында эш бирүче көненә чакыра.
5 нче май көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен эш бирүче көне уздырды. Гражданнар «Загородный клуб» идарәче компаниясе» ҖЧҖ вәкиле белән очраштылар һәм аралаштылар.
Бүген «Васильевский» шифаханәсе базасындагы вакытлыча урнаштыру пунктында яшәүче Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көне оештырды.
28 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге катнашында эш бирүче көне узды. Чара гарантияләнгән әңгәмә форматында узды.
28 апрельдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Вакансияләр ярминкәсендә 69 кеше булды.
22 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Эш эзләүчеләргә 29 вакансия тәкъдим иттеләр: пешекче, сатучы-консультант, сатучы, чәчтараш, ярдәмче эшче, көч челтәрләре һәм электр җиһазлары буенча электромонтажлаучы, реклама буенча менеджер һ.б.
21 нче апрель көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 5нче төзәтү колониясе вәкилләре катнашында эш бирүче көне узды.
21 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А. Таҗетдинова Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнарны вакытлыча урнаштыру пунктында, Яшел Үзән муниципаль районының «Васильево» шифаханәсендә булды.
20 нче апрель көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарага 218 кеше килгән.
Бүген «Васильевский» санаторие базасында вакытлыча урнаштыру пунктында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырганнар.